Шигапова Альвина Шамсиевна Уйныйбыз да, җырлыйбыз да icon

Шигапова Альвина Шамсиевна Уйныйбыз да, җырлыйбыз да




Скачать 167.18 Kb.
НазваниеШигапова Альвина Шамсиевна Уйныйбыз да, җырлыйбыз да
Дата20.11.2012
Размер167.18 Kb.
ТипДокументы
источник



Шигапова Альвина Шамсиевна


Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.





2008нче ел.


Аңлатма


Кереш.

Бу җыентыкта Балык бистәсе икенче урта мәктәбендә

оештырылган “Ләйсән” татар драма түгәрәгендә сәхнәләштерелгән әсәрләр тупланган.

Алдагы елларда түгәрәккә татар балалары йөрсә, ахыргы елларда башка милләт балалары белән эшләргә туры килде.

Рус телендә сөйләшүче балага гамәлдәге татар телен укыту уңай хәл ителгән. Әмма, татар телен яхшы аңлау өчен, гореф гадәтләрен белү өчен аларга татар халык җырларын өйрәнү, классик әсәрләрне, әкиятләрне сәхнәләштерү, шигырь бәйгеләре үткәрү зур, уңай нәтиҗә бирә.

Түгәрәк эше юнәлешен билгеләгәндә мин татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнү, туган як мохиты белән һәръяклап таныштыру, милли горурлык хисләре , әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, һәр төрле эшчәнлектә укучыларның активлыгын һәм иҗади сәләтен үстерү бурычын алга куйдым.

Тәкъдим ителә торган җыентык дәрестән тыш эшләр өчен бирелә.


Башкортстан кунакларын сәламләү.


Малай (Рушания М): Абыстайлар, кунаклар җыелып бетте бит инде ,кая йөрисез?

(Төенчекләр тоткан абыстайлар керә.)

Беренче абыстай(Гөлүсә):Кара әле, кая килеп эләктек без, нинди җиргә? Моның хуҗалары кем икән?

Икенче абыстай( Рушания Я): Бу Балык бистәсе 2 нче урта мәктәбе Хуҗасы-Фатыйхов Илдус Гаязович.

Беренче абыстай: Ә, алай икән бигрәкләр дә мөләем кеше икән.

Йә, әйдәгез бу йортка бер хәер- фатиха.

Җыр.

Без килдек зур мәҗлескә

Кунаклар килгән безгә.

Ашап –эчеп утырыйк

Кунак булыйк бу кичтә.


Сәлам сезгә кардәшләр


Кабул итеп алыгыз

Табыныгыз гөрләсен

Уңып торсын эшегез


Очраштык без бу кичтә

Алып шаян җырларны

Дәрт өстәсен ул сезгә

Онытыйк бар уйларны.


Өченче абыстай(Гүзәлия В):Бу мәктәпне районыбызда гына түгел,җөмһүриятебездә дә яхшы беләләр.Мәктәп укучылары җөмһүриятебездәге бәйгеләрдә алдынгы урыннар алалар.Быел да татар теле буенча 3 призлы урын алып кайттылар.

Дүртенче абыстай(Венера Н): (Кулында бер кочак газета,журналлар Сез нәрсә ,бер дә гәҗит укымый сызмы әллә? Бу турыда район газетасында да, Респуб лика газетасында да язып чыктылар.Рус телле балалары быз Татарстан телевиденесенә татар телендә интервью бирделәр.

Бишенче абыстай(Ильвира Ш):Әйе, әйе шуның берсе оныгым Алеша бит инде.Менә шуңа күрә дә тыныш мыйм бит инде килен белән.Киленем маржа бит минем Оныгым шушы мәктәптә укый башлаганнан бирле су шикелле эчә татарчаны.Миңа да “әбекәем,алтыным”, дип кенә тора.Озын сүзнең кыскасы шул :”котылдым киленнән”, чөкердәшәбез Алеша белән. Әле кызык итәм аны,мулла чакыртам да, Алешага Әмир атлы исем кушам.

Алтынчы абыстай(Альвина Ш): Әле бит укуда гыга түгел , үзешчән сәнгатьтә дә сынатмыйлар.Респуплика күләмендә үткүрелгән “Сандугач керде күңелгә”, ”Йолдызлык”,”Татар кызы”,”Нәүрүз чибәре” бәйгелә рен дә катнашып , лауреат исеме алдылар, дипломат

булдылар.

Икенче абыстай:Син сөйлисең дә сөйлисең ,каян беләсең соң барысында?

Алтынчы абыстай:Белмәскә, мин шушы мәктәпнең мөгәллимәсе лә!

Без монда хәйран:Альвина,Гөлүсә,Рәзилә, Равия,Люция ,Илвира,Венера,Гүзәлия,Рушания,Рушания,Рушания.

Икече абыстай: Тукта, тукта бер үк сүзне кабатлыйсың түгелме соң?

Алтынчы абыстай:Ялгыш әйтмим , алар бездә чыннан да өчәү.Олы Рушания,уртанчы Рушания, кече Рушания.

Икенче абыстай: Безнең укытучылар һәр яктан сәләтле.Хәзер шуларның берсен күрсәтәбез. (Әлфинур М.бии.Аңа кушылып башкалар да бииләр)

Малай:Бу мәктәптә бик ошады бугай сезгә.Икенче җиргә ашка барасын да оныттыгыз ахрысы.Әйдәгез, әйдә .Соңга калу ярамас.

Бетте.




Кәрим Тинчурин.”Сүнгән йолдызлар”( 1993-1994 нче уку елы.)


Борынгы авыл өе.Тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр, чигүле сөлгеләр. Пәрдә ачылганда кызлар аулак өйгә җыеналар.

Сәрвәр .Кызлар, егетләрдән бусага ялын түләтәбезме?

Кызлар .Түләтәбез, түләтәбез.

Илмира.Алай булса каз канатлары алып килегез.

(Бер кыз чыгып каз канатлары алып керә).

Гөлназ.Энҗе бусагада үзебез торырбыз.Бу җебегәннәрдән булмас.

Лилия.Үзегез генә сөйләшегез, мин сүзләрен дә хәтерләмим.

Гөлназ.Теге шул кадәр үк башыңны катырдымени?


Лилия.Тс-с.

Гөлназ.Ярар, бетте.Кая сөлгеләрне әзерлик (Гөлназ белән Энҗе сөлгеләр барлыйлар .)Кансыз бул.Никадәр каты суксаң, шул кадәр егетләрнең күңеле була.Ягез, кызллар, һәркайсыгыз үзегезгә канатлар алыгыз, җебеп тормагыз.Акча алмыйча канат бирмәгез.

Кызлар.(Һәркайсы кулларына икешәр канат алалар) Чү. Киләләр, киләләр.!

(Ыгы-зыгы башлана.Еракта “Каз канаты”җыры ишетелә.)

Гөлчәчәк.Йә, кызлар, урыннарыгызда булыгыз.Әйдә, Гөлназ.

Егетләр.

Каз канаты кат-кат була.

Ир канаты ат була.

Бусага ялын түләгән .

Хөрмәтле кунак була.

Кызлар.

Каз канаты кат-кат була.

Каз канаты ак була.

Җаның сөйгән яр алдында.

Җанга рәхәтлек була.

Егетләр.Кая, нигә кертмисез? Җебегән тавыклар

Энҗе Тукта ашыкмагыз , авызыгыз ашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап берәм-берәм керегез .

Илфат.Әссаләмегаләйкем.казлар! Әй, кызларыгыз симез булсын!

(Кызлар көлешәләр).

Айгөл.Сиңа егет кем кирәк?

Инсаф. Кара кашлы кыз кирәк

Резидә Ни эшкә соң ул кирәк?

Салават Әнигә килен кирәк .

Илмира.Егет сиңа кем кирәк?

Алмаз.Миңа нечкә бил кирәк.

Гөлназ.Ни эшкә соң ул кирәк?

Ринат.Ансыз яна яшь йөрәк.

Гүзәл.Сиңа егет ни кирәк?

Җәүдәт.Каз мамык ястык кирәк.

Айгөл.Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз.

Гүзәл. Шуны да син белмәгәч йөрмә монда вакытсыз.(Сөлгеләр белән кыйныйлар).

Илфат.Ай, һай казларыгыз кыз, кызларыгыз каз.Башларыгыз таз.Күзләрегез тоз.Борыныгыз курнос.

Кызлар(Егетләрне кыйныйлар) И, и тоссыз!

Лилия Егет сиңа ни кирәк?

Инсаф.Ак каз канаты кирәк.

Лилия.Ни эшкә соң ул сиңа?

Инсаф Очарга.

Лилия.Нишләргә?

Инсаф.Матур кызлар кочарга.

Салават.Казларыгыз симез булсын!

Илмира Казларыбыз симез, үзебез игез.

Кызлар Егет сиңа ни кирәк?

Егетләр Канатлы яшь кыз кирәк.(һәр егеткә каз канаты бирәләр.)

Егетләр, кызлар “Каз канаты” җырын җырлыйлар.

Бетте.


“Кичке уен”(Мәктәптә кичә)


Хәерле кич!

Сезнең игьтибарыгызга «Кичке уен» дигән композиция тәкъдим итәбез.Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган .Кояш баегач, җәйге матур кичләрдә, картлар йокларга яткач, су буйлары,урман аланнары,ямь- яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән.

Кичке уеннарда җыр,бию, уен-уөлке бер генә минутка да тынып тормаган.

Безнең бүгенге кичәбез ярыш формасында үтәчәк.Без уеннарда җәза бирәсе урынга сораулар бирербез. Соңыннан кайсы сыйныф укучыларының дөрес җавап лары күп-шулар җиңүче була.

Миләүшә:Әйдәгез, кичке уенга барабыз.

Барысы бергә: Әйдәгез, әйдәгез.( Залда утыручыларны уенга чакыралар.

Егтләр:Кызлар да монда икән Исәнмесез,кызлар!

Кызлар: Саумысыз егетләр!

Резидә: Дусларым,”Ялтыр- йолтыр”уены уйныйбыз.

(Яшьләр түгәрәкләнеп басалар.Уртада калган кешегә багышлап шаян җыр җырлыйлар,ул да җырлап җавап кайтара.Кушымтаны җырлаганда бер уенчыны алып әйләнә .Калганнар да парлап әйләнәләр.Уртада калган ялгызга җыр җырлыйлар һ. Б.)

Җыр “Кара каш, кара күз”көенә башкарыла..

Күмәк:

Агыйделнең параходы

Киттеме, күмелдеме?

Ятлар белән чуалулар

Кызык мы, күңеллеме?

Уртадагы:

Ак самавар борыннарын

Бормый торыгыз әле.

Беләсегез киләмени?

Белми торыгыз әле.

Күмәк:

Гармуныңның бакасын

Нигә шыгырдатасың?

Өй нигезенә әкрен бас

Карны шыгырдатасың.

Уртадагы:

Мин гармун уйнап узганда,

Кызлар тәрәздән карый.

Тәрәзәсе каткан булса,

Телләре белән ялый.

Күмәк:

Капка төбендә торасың,

Нечкә билең борасың.

Нечкә билләреңне борып,

Кемне көтеп торасың?

Уртадагы:

Бакчаларда җиләк пешсә,

Җир җиләге өләшәм.

Ярым көнче, көнләшсен дип

Ятлар белән сөйләшәм.

Миләүшә:

“Пар табыш”уены уйныйбыз.

(Яшьләр ике түгәрәк ясап басалар .Тышкы түгәрәктә бер кеше артык була.Бию көе уйный башлауга эчке түгәрәктәгеләр бер якка ,тышкы түгәрәктәгеләр икенче якка биеп китәләр.Кинәт кенә көй туктый.Барысы да парлашалар, парсыз калган кешегә җәза бирелә.)

Миләүшә:Әйдәгез, бергә татар халык биюен биибез.(Залда утыручыларны да биергә чакыралар)

Энҗе: Минем “Күз кысыш” уенын уйныйсым килә.(Түгәрәк ясап ун урындык куела,аларга тугыз кеше утыра.Урындык артына ун кеше баса.Буш урындык артына баскан кеше күз кысып үзенә кеше чакыра.Урындык артындагылар үз парларын җибәрмәскә тиешләр.Урындыгы буш калган кешегә җәза бирелә.)

Егетләр:Безнең кызлар белән биисебез килә (Әкрен бию)

Лилия: Мәкаль әйтеш уены уйныйбыз.Мин мәкаль әйтүче булам.

Мәкальнең яртысы минем телдә, икенче яртысы күңелдә.Мин бер мәкальнең яртысын әйтеп,бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытам.Мин алтыга кадәр санаганчы шул кеше мәкальнең икенче яртысын әйтмәсә-аңа җәза бирелә.

-Язның бер көне-(ел туйдыра).

-сабанда сайрашмасаң(ындырда ыңгырашырсың)

-Ни чәчсәң (шуны урырсың ).

-Ашаганда колагың селкенсен(эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)һ.б.

Гөлфия: “Өчле биюе “биибез.(Өчәрләп җитәкләшеп бииләр.Бераз биегәч , бер биюче биеп барып үзенә пар чакыра.Яңа биергә чыккан кеше баштагы ике биюче кушылып бии.Бию шулай дәвам итә.

Гөлфия: Бераз ял итеп алдык.Хәзер бәйге дәвам итә.Мин шигырьне башлыйм ,сез дәвам итәсез һәм авторын әйтәсез.

Әйдәле, маэмай,------.

Җырларым сез шытып йөрәгемдә-------.

Китмибез без,--------------------.

Бер-беребезгә шундый охшаганбыз--------.

Иртәнге таң нурыннан уянды---------------.

Тау башына салынгандыр, --------------.һ.б.

(җюри нәтиҗә ясый)

Гөлзирә:Уйнадык та ,биедек тә.Таң атканчы таралышыйк.(Әкрен генә җырлап таралышалар)

Бетте.






Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл”(1994-1995 нче уку елы..


Ишан йорты.Капкадан малай керә.

Малай (Гөлназ)Әссәламегаләйкем.(Як –ягына карана)кеше юк икән. Карт абыстай! Ау-у, карт абыстай, дим.Инде нишләргә? Керсәң мулла абзый кыйный, өйгә кайтсаң, әни кыйный.Карт абыстай, Галәви агай!карт абыстай, икенче абыстай, өченче абыстай,дүртен-че абыстай, бишенче яшь килен абыстай..

(өйдән Галәви чыга)

Галәви.(Ленар) Нәрсә акырасың, маңка малай, үлделәр дип белдең ме әллә!

Малай.Әссәламегаләйкем.

Галәви.Бар, бар үкчәңне күтәр.

Малай. Аш өстәлгә куелды , абыстайларны көтәләр иде.Әни әйтә, хәзер үк килеп җитсеннәр, токмачлар куера, ди.

Галәви.Акырма дим, кунакчадагы тавыкларны куркытасың, бар, ишекне дөбердәт.

Малай (Ишек дөбердәтә)Абыстайлар,карт абыстай,икенче абыстай, өченче абыстай!

(Ишан чыга)

Ишан. Нәрсә акырасың, дуңгыз малай.

Малай.Әссаләмегаләйкем.

Ишан .Дуңгыз, сафсата. ( таягы белән малайга суга).Ишектән тыңлап йөрүең өчен, күрсәтермен мин сиңа , сафсата. Югал дуңгыз малай .

Малай. (каушап,елап,аркасын кашый-кашый)Әни әйтә абыстай куера ди ,токмачлар килсеннәр ди,әни....Әй әни әйтә, абыстайлар...

Ишан.Нәрсә туглыйсың, сафсата!

Малай Әни әйтә, абыстайлар өстәлгә...Әй ни токмач куера, ди. (Елый) .

Ишан. Эшсез фиргавеннәр төркеме, монда чыгыгыз!.Аллам сакласын (намазга китә)

Абыстайлар берәм-берәм чыгалар.Малай һәм Хәдичә.

Хәдичә. Нәрсә бар?

Малай.Әни әйтә ,хәзер үк килсеннәр ди,токмачым куера, ди.

Хәдичә. Мине генә чакырдымы, карт абыстаң килсен дидеме?

(Мәрфуга чыга)

Мәрфуга Сине генәдер шул.Сине үзеңне генә әнә зиратка чакыралар, ди,кабер дә әзерләгәннәр, ди.

(Сабира чыга)

Сабира.Юк инде алай икәү генә сыйланып йөрмәгез, бу юлы минем нәүбәтем.

Малай.Әни әйтә ,барысы да бергә, көтүләре белән килсеннәр,ди.

Мәрфуга.Яшь абыстагыз авыру,бара алмый, дүртенче абыстагыз өйдә юк, башкалары хәзер киләләр диген.

Фазыйлә.(күчтәнәчләр күтәреп керә)Нишләп өйдә булмыйм, өйдә ич мин, өйдә.Менә мин .Ялганлый ул карт убыр, барысы да җыйналып көтүләре белән киләләр, диген..Син нишләп минем өчен адвокат буласың,нигә мине генә һаман читкә кагасыз?

Хәдичә.Соң өйдә юк идең ләбаса.

Фазыйлә.Менә кайттым ич.

Хәдичә.Кайтсаң, барырсың.

Фазыйлә.Барырмын шул.Ашыйсым да, эчәсем дә бер генә дә килми,юри үч итеп барам..Әнкәй шул кадәр сыйлады үземне,тутырган тавык,пилмән, гөбәдия, бәлеш,ике төрле паштет, ак майга гына пешкән коймак бал,конфет,варение,чикләвек.Шартлыйм дип торам.

Мәрфуга.Юкка шартламагансың.

Малай.Токмач куера ,ди.

Хәдичә.Хәзер,хәзер киләләр, диген, бар акыллым.

( Малай китә)

Сабира.Бу юлы коръән мин укырмын.

Мәрфуга .Каян килгән мулла кызы!Тот капчыгыңны бу юлы минем нәүбәтем, садака да миңа.

Сабира .Синнән сорамыйлар, бу юлы садака миңа булыр.

Фазыйлә.Коръәнне теләсәгез кайсыгыз укыгыз, анда минем эшем юк, садакасы миңа булыр.

Мәрфуга.Көръән уку миңа, садакасы сиңамы?Ай-һай, акыллы баш икәнсең, кем кызы соң син?

Хәдичә.Тагын тотындылар.Наданнар белән надан булыр хәлем юк, садаканы үзем алам..

Мәрфуга .Кадалып кит ,гүр садакаң булсын.

(бер яктан Галәви, өйдән Хәдичә чыга.Музыка.Хәдичә кулы белән Галәвигә изәп эскәмиягә утырырга куша)

Хәдичә.(җырлый)

Галәветдин ,кил утыр

Йорт буш кала, белеп тор,

Шушы нык йозак белән,

Капкаларны бикләп тор.

Исеңдә тот ныгытып,

Йөрмә дөньяң онытып

Менә сиңа әчкечләр,

Бөтенесен бикләп тот

Без китәбез мәҗлескә,

Мәйсәрә кала эчтә

Кача- нитә күрмәсен .

Китеп йөремә читкә.

(Берәм-берәм өйдән чыгалар)

Мәрфуга.

Нигә яптың шәлемне,

Һә, үз шәлең җәлмени.

Кая сал-сал,карт убыр.

Шәлсез дә син бик матур.

Сабира

Ниткән эшегез бу тагын,

Кайсыгызда чапаным.

Ник дәшмисең, себерке.

Ник монысын алмадың!

Фазыйлә.

Кәвешемнең сыңарын

Кайсыгыз кигән тагын?

Синдә ич, әйт, кигәндә

Нәрсә генә карадың!


Мәрфуга.Күлмәгем килешкәнме?

Сабира.Кершәнем шәп төшкәнме?

Фзыйлә.Сөрмәм барып чыкканмы?

Хәдичә.Теш кынам шәп кунганмы?

Барысы да бергә.

Күлмәгең килешмәгән.

Кершәнең шәп төшмәгән

Сөрмәң барып чыкмаган.

Кынаң бер дә кунмаган.

Хәдичә

Юл уң булмас кудырып,

Дога кылыйк утырып.

Барысы бергә.

Йөри шунда котырып,

Белер-белмәс укынып

Әй, ярабби, ходаем,

Насыйп иткел уңаен.

Әй, ходаем, син үзең

Мажикларның ач күзен

Мәҗлесләр булып торсын

Җәй, кыш,язын һәм көзен.

Йортка бәрәкәт җибәр

Тиздән ишан да үләр

Яшь,чибәр кияү җибәр

Амин-аллаһе әкбәр!

(Тезелешеп чыгып китәләр)

Бетте.




Су буенда кичке уен.(Мәктәп концерты.)


( Сәхнәгә агачлар , гөлләр тезелгән.Кич . Еетләр, кызлар җырлап керәләр.)

Җыр: “ Җәйнең матур аяз таңнарында “.

Башлап йөрүче:

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда

Түгелә йөрәк серләре

Чишмәдәй кайнап анда.

( Кызлар егетләргә каршы баралар, җырлыйлар.)

Сиңа гына карый күзем,

Бетмәс кебек сөйләр сүзем

Матур көйләр көйләр идем,

Ихлас сүзләр сөйләр идем.

Син бул инде егет тапкыр,

Син биергә мине чакыр,мине чакыр .

( Егетләр,кызлар парлап бииләр)

Башлап йөрүче:

Әйдәгез, бер уйнап алабыз.”Капкалы уены”.(Егетләр, кызлар парлашып басалар,парлары белән капкадан чыгалар.Көй беткәндә кайсы пар уртада калса , шуларга җәза бирелә.)

Башлап йөрүче: Барыгызны да биергә чакырабыз.

Биючеләр бииләр,

Көе килми димиләр.

Бииләр,бииләр көе килми димиләр.

Биючеләр басыгыз ,

Әйләнмәсә башыгыз.

Басыгыз, басыгыз

Әйләнмәсә башыгыз.

Кыз:

Биючеләр бии лә,

Идәннәре иелә.

Җитәр инде , күп биедегез.

Минем биисем килә

Барысыда кара-каршы басып бииләр.Соңыннан биеп сәхнәдән чыгып китәләр.

Бетте.


Татар кызы -92.( Мәктәптә кичә).


Бу кичәне уздырыр алдыннан зур әзерлек чаралары үткәрелә.

Сәхнә татар бизәкләре төшерелгән сөлгеләр, тастымаллар,ашъяулыклар белән бизәлә.Конкурста катнашачак кызлар татар халкының милли киемнәреннән булырга тиешләр.

Алып баручы.Укучылар. мәктәбебездә татар теле атналыгы бара.Бүген без йомгаклау кичәсенә җыелдык.Кичәнең конкурс өлешендә 9 нчы сыйныф укучылары катнашалар.Концерт өлешендә 6 нчы сыйныф укучылары катнаша.

Кичәбезне башлыйбыз.

Хор.”Кояш гомере”

Алып баручы.

Нурлар сибеп. Балкып яна

Алар нинди йолдызлар.

Ялкынланып яна шулай.

Яшь кызлар, чибәр кызлар.

Сәхнәгә кызларны чакырабыз.

1 Миневалиева Гөлназ.

2.Мухамадиева Лилия.

3Хайруллина Илмира.

4Шайхиева Айгөл.

5Шарафутдинова Гүзәл.

Бирем.Кызлар үзләре белән таныштырырга тиешләр.Кызлар әзерләнгән арада Д.Дормидонтов җыр башкара.”Эх, сез , матур кызлар”.

Кызлар үзләре белән таныштыралар.

Жюрига сүз бирелә.

Бирем.Кызларга өйгә эше бирелгән иде.Татар халык ашларын пешереп килергә,пешерү серләрен сөйләргә.Ризыкларны җюрига бирәләр.

Алып баручы.Гомер-гомердән татар кызы әдәпле , тыйнак саналганҖырларда да бит:

Татар кызы бигрәк тыйнак

Сәбәпсез дә кызара ла.

Сәбәпсез дә кызара.

Кемнәр генә гашыйк түгел,

Безнең матур кызларга ла

Сезнең кебек кызларга, дип җырлыйлар.

Бирем.Кызлар исемнәре белән аталган җырларны санарга.

Гарипова Элмира шигырь “Беренче хисләр”.

Кызларны тыңлыйбыз.Жюрига сүз бирәбез.

Кызлар җырлый, кызлар җырлый.

Кызлар җыры сагышлы.

Кызлар җырына җыелган

Язмышларның барысы.

Садыйкова Илсөяр җыр.”Яратам”

Алып баручы.

Хатлар ята минем өстәлемдә.

Утлар яна шуны күргәч минем эчләремдә.

Бу хатларга миннән җавап көтәләрдер.

Кайберәүләр мине сагынып көтәләрдер.

Бирем.Шаян хат язу.

Яруллина Ләйсән җыр “Ап-ак карлар”

Кызларга сүз бирәбез.

Алып баручы.Биючеләр басыгыз

Әйләнмәсә башыгыз

Басыгыз,басыгыз

Әйләнмәсә башыгыз

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле.

Уйнап, көлеп.

Җырлап,биеп.

Күңел ачаек әле.(Татар халык биюе)

Бирем.Кызларның тел байлыгын сыныйбыз.Күпме матур сүз беләләр икән.

Алып баручы.Безгә Махмутова Рамилә үзе язган шигырьләрен укый.

Кызларга сүз бирелә.

Бирем.Кызларның матур әдәбиятны,театрны белүләрен тикшерәбез. Ромашкаларда әдәби геройларның исемнәре язылган , залда утыручы лардан парларын табарга.Пары белән биергә.

Бирем.Өлгерлек конкурсы.Садыйкова Рәзинә ике җыр башкарганда кызлар күпме шәл чите бәйлиләр.

Жюрига сүз бирәбез.

Насибуллина Рәзилә җыр “Балан”.

Бирем.Өлгерлек конкурсын дәвам итәбез.Бәрәңге әрчү.Валиева Резидә баянда “Каз канаты” көен уйный.

Жюрига сүз бирәбез.

Алып баручы.

Җырдан башка яшәп булмый диләр.

Әйе, дөрес бик тә килешәм.

Күкрәгемне кысса авыр уйлар

Мин үзем дә җырдан көч алам.

Венера Шәмиева җыр.”Сандугач”.

Жюрига сүз бирелә.

Иң тапкыр-Гөлназ.

Иң уңган-Айгөл.

Иң җитез-Элмира.

Иң чибәр-Лилия.

Иң өлгер-Гүзәл.

Алып баручы.Безнең кызлар беркайчан да сынатмаслар дип, кичәбезне тәмамлыйбыз.

Бетте.

Су юлы.( Мәктәп концерты)


“Су юлы”.


Якында гына үрелгән читән.Сәхнәнең икенче ягында чишмә буе. Шау-гөр килеп кызлар керәләр дә ,читән янындагы утыргычка утыралар.

Кызлар.Әйдәгез ,Лилияне кичке уенга чакырабыз.

Энҗе, Гөлназ. Лилия кичке уенга чыгасыңмы?

Лилия. Хәзер чыгам.

-Исәнмесез кызлар!

Кызлар. Исәнме Лилия.(читән артында качып торган егетләр сикереп чыгалар)

Илдар. Егетләр, кызлар монда икән.

Рамил. Исәнмесез, саумысез!

Нигә кәҗә саумыйсыз.

Әтәчегез күкәй сауган,

Нигә чыгып алмыйсыз.

Лилия. Әй, Әпсәлам, Әпсәлам!

Сәлам бирдем әссәлам!

Сездән безгә тиештер бит..

Егетләр. Вәгаләйкемәссәлам!

Гөлфия.Шуннан.

Илнур. Тугыз ким уннан.

Миләүшә.Шуннан.

Илназ. Утырга да шуган.

Резидә. Шуннан.

Илназ. Кишер белән суган..

Энҗе. Шуннан?

Илназ. ( югалып кала) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

(егетләр белән кызлар кара-каршы басалар)

Егерләр.

Без җырлыйбыз шаян җырлар

Ә сез карап торыгыз.

Әнә килә автомабил

Булыр безнең җырыбыз.

Кызлар.

Әнә килә автомабил ,

Төягәннәр калайлар.

Безнең авыл егетләре

Туксан яшьлек бабайлар.

Егетлә

Әнә килә автомабил,

Төягәннәр капчыклар.

Безнең авылның кызлары,

Сиксән яшлек карчыклар.

Кызлар.

Әнә килә автомабил,

Төягәннәр бүрәнә.

Безнең авыл егетләре,

Җыенысы бер тәңкә.

Егетләр.

Әнә килә автомабил.

Төягәннәр гөлҗимеш,

Безнең авылның кызлары,

Елак-сытыклар имеш.

Кызлар.

Әнә килә автомабил,

Агып тора майлары.

Безнең авыл егетләре,

Җимерек өй калайлары.

Егетләр.

Әнә килә автомабил,

Сез нигә утырмыйсыз?

Башка кызлар тиз онытыла,

Сез һич истән чыкмыйсыз.

Гөлназ.(алга чыгып).

Булды-булды.Бик шаулаша башладык.Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.

Кызлар.Әйдәгез, әйдәгез!

Егетләр.Без дә барабыз, сезгә ярдәм итәрбез.

Кызлар.Юк, юк без сезне алмыйбыз!

Егетләр.Алай икән.

(Кызлар көянтә-чиләк асып китәләр.” Бормалы су” көенә , кызларның чишмәгә баруларын тасвирлап бию башкаралар.Егетләр читән артыннан качып алар артыннан баралар.Туктап чиләкләрен куялар, матурлыкка сокланып торалар. Качкан җирдән егетләр чыгалар.

Егетләр. Әйдәгез, кызлар , кара- каршы басып биибез .(кара-каршы басалар, ике яктан да берәр кеше чыгып парлап әйләнәләр, кире басалар,барысы да әйләнеп чыкканчы бииләр.)

Илнар.Әйдәгез, ял итеп алабыз.(түгәрәк ясап утыралар)

Рамил.Мин сезгз бер кызык сөйлим.

Җиктем үрдәк

Киттем үрләп.

Җиктем күркә

Баганадан курка.

Чанам кабык

Төядем чыбык-чабык.

Барам чабып,

Киттем авып.

Тәртәсе салам,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам.

Ничек кайтып җитәргә?Аптырадым бит тәмам.

Илнур.Әйе шул , Рамил дус!

Эх, бар иде бит яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Кырмыска җиккән чаклар.

Энҗе.Нинди ямьле чишмә буе.!

Миләүшә.

Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

Безгә карап көләсезме.?

Сайрар кошлар, саф чишмәләр.

Безнең җырны ишетәсезме?

Гөлфия.Бик күңелле монда, әйдәгез, җырлап алабыз.

(Җырлы-биюле уен”Зәңгәр чиләк”көенә. Түгәрәкләнеп басалар)

Барысы да бергә.Урман буйларында йөрим.

Урман буе яшелгә.( түгәрәк буйлап йөриләр)

Бир кулыңны, миндә бирәм,

Дус булырга мәңгегә( парлап әйләнәләр)

Алма бакчасына кереп,

Алма өзәсем килә.( уртага баралар)

Син алмасы, мин чәчәге

Булып яшисем килә( артка чигенәләр)

Алма булса шундый булсын,

4-5кә бүләрлек.

Дустың булса , шундый булсын,

Синең өчен үләрлек.( парлашып әйләнәләр)

Алинә.Егетләр, кызлар.Уйнадык та, җырладык та, биедек тә, әйдәгез кайтыйк инде.?(Егетләр кызларның чиләкләрен алып су тутыралар, кызлар көянтә асалар.Бер рәт булып басып җырлыйлар)

“Фазыл чишмәсе”.

С. Хәким сүзләре.

Халык музыкасы.

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип барган идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә,

Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,

Ник тоттың чиләгемнән.

Суларым түгел ялкыным,

Түгелде йөрәгемнән.

Чишмәгә төшкән сукмакның

Читләре чирәм генә,

Вәгьдәм бар сиңа белмәсен,

Тик күрше- күлән генә.( җырлап сәхнәдән чыгалар)

Бетте.





Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib3.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Лекции
Доклады
Справочники
Сценарии
Рефераты
Курсовые работы
Программы
Методички
Документы

опубликовать

Документы