Эчтәлек icon

Эчтәлек




НазваниеЭчтәлек
страница11/12
Дата28.09.2012
Размер2.13 Mb.
ТипДокументы
источник
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   12

Әдәби туган як – зәй төбәге.
Ханова Зөлфия, 11 нче а сыйныфы
Фәнни җитәкчесе:
Әхмәтҗанова Ләйсән Камил кызы,
татар теле һәм әдәбият укытучысы


Син кем? - дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең: анда төп мәгълүмат язылган. Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар, халык документ урынына үзенең галимен, язучысын, рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә.

Рәсүл Гамзатов.

Туган як! Туган як кеше өчен ата - анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.

Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!

Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.

Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешен төшенергә булыша, туган төбәкне танып белергә, патриотик, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә ярдәм итә.

Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булышаТуган якны өйрәнү төшенчәсе нинди дә булса билгеле бер төбәкне төрле яклап, мәсәлән, тарихи, географик, биологик, әдәби, археологик, этнографик, икътисади яктан өйрәнүне үз эченә ала.

Әдәби туган якны өйрәнү - ул билгеле бер төбәк белән бәйле әдәби, әдәбият тарихына караган материаллар җыю дигән сүз.

Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы, тарихи - мәдәни мирасны туплау, ул мираста аерым төбәкләрнең өлешен, урынын барлау проблемасы актуаль яңгыраш алды. Чөнки без уку - укыту һәм тәрбия эшендә абстракт төшенчәләрнең, гомуми матур сүзләрнең тәэсир көче түбән булуын аңладык. Шундый төшенчәләрнең берсе - туган ил. Ләкин әлеге төшенчәнең сүзләр арасында конкрет мәгьнәсе күмелеп кала язды. Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти - әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку - укыту процессының нигезендә ятырга тиеш булалар.

Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең максат- бурычлары, формалары, ысуллары күптөрле: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар. әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү, истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә аларга әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.

Татарстанда тарихи һәм әдәби туган якны өйрәнүнең шактый бай тарихы бар. Е.Бушканец, Л.Котельникова, М.Р.Әхмәтҗанов, В.Климентовский, С.Алишев, Р.Шәйхиев һәм башка галимнәр бу юнәлештә игьтибарга лаеклы эш алып бардылар һәм баралар.

Минем эшемнең максаты - туган ягым - Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнү. Зәй төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан. Шуңа күрә мин аерым шәхесләргә, әдәби як төшенчәсенең кайбер мәсьәләләренә генә тукталып китәргә уйлыйм. Максатыма ирешү өчен Зәй районында туган, торган шәхесләр турында мәгьлүмат табуны һәм материал җыюны, кайбер язучыларның тормыш һәм иҗат юлын тулырак яктырту өчен аларның әсәрләрен өйрәнүне, туган якларына мөнәсәбәтен ачыклауны, Зәй районында туып - үскән күренекле шәхесләрне мәктәптә һәм, гомумән, халык арасында өйрәнелү торышын тикшерүне үземә бурыч итеп куйдым.

Шушы максаттан чыгып мин әдипләрнең әсәрләре, алар турында вакытлы матбугат битләрендә чыккан мәгьлүматларны өйрәндем, бу шәхесләрне якыннан белгән кешеләр белән очраштым, музейлар һәм мәктәпләрдә, мәдәният учаклары булган - китапханәләрдә булдым һәм бу материалларны үземнең хезмәтемдә файдаландым.

Үзең яшәгән төбәкнең туган як , туган ил булуына ышану өчен , билгеле, аның үткәненә, бүгенгесенә күз саласың, киләчәк турында уйланасың. Үткән белән очрашу теләге сүнми дә, сүрелми дә. Менә шул теләк тарих битләрен ачарга мәҗбүр итә дә инде. һәр төбәкнең үз тарихы бар.

Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнүгә хезмәтләр юк. Әмма темага мөнәсәбәтле аерым мәкаләләр, факт - мәгьлүматлар вакытлы матбугат битләрендә очрап тора.

Бу уңайдан Зәйдә чыгып килә торган "Зәй офыклары" газетасы игьтибарга лаек. "Зәй офыклары" милли күтәрелеш алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның июнендә "Знамя дружбы" газетасы тәрҗемәсе булудан туктап яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә чыга башлады. Яңа газета " Сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын!" дигән өндәү алды. Өндәү генә түгел, программа иде бу. Менә унтугыз ел дәвамында "Зәй офыклары" журналистлары аңа тугры.

Газетасыз, матбугатсыз милләт яши, милли аң калыплана аламы? Юк. Газета ул - вакыйгаларның кайнар эзеннән барып, җәмгыять фикерен формалаштыручы, туплаучы зур идеологик көч.

Зур өметләр баглап ачылган газета беренче саныннан ук укучысын милли яңарышка өндәде, телне, гореф - гадәтләрне, милли мәгарифне үстерүгә йөз тотты. Якташ язучылар Р. Батулла , А. Гыйләҗев Зәйдә татарча газета чыга башлавын хупладылар.

Икенче санда ук "Зәй - минем күңел кагъбәсе" дигән баш астында Аяз ага Гыйләҗев белән газетаның баш мөхаррире Рәис Габсәлам улы Нәҗипов әңгәмәсе басылды.

Газета битләендә күптөсле һәм күпкырлы тормыш калейдоскобы, шәһәр совет конференцияләре һәм пленумнары, корылтайлар һәм мәҗлесләр, мәктәп һәм гаилә мәсьәләләре һ.б. Сабантуй, Нәүрүз, җыеннар, "Карга боткасы" бәйрәмнәре, татар җыры бәйгеләре, татар телен укыту мәсьәләләре "Зәй офыклары"ның даими игътибар үзәгендә.

Мөхәррият каршында Г.Мөхәмов җитәкләгән "Төбәгем тургае", "Зәй энҗеләре", "Көмеш кыңгырау" әдәби берләшмәләре эшләп килә.

Газета соңгы вакытта район - шәһәр хакимияте башлыгы карары нигезендә Зәй төбәгеннән чыккан күренекпе шәхесләр, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылган якташларның тормышын, иҗатын өйрәнү, алар турында мәгьлүмат туплау, аларны пропагандалау өстендә эшли." Күренекле якташлар" рубрикасында алар турында мәкаләләр, көндәлекләреннән өзекләр, тәрҗемәи мәгьлүматлар, әдипләр белән әңгәмәләр басылып тора.

Мәсәлән, Сөббух Рафиков, билгеле булганча, репрессия корбаны. Хәзер ул халыкка кайтарылган шәхесләрнең берсе. Аның халык тарафыннан якын һәм үз итеп кабул ителү чоры Зәйдә узды. 1957 елда ГРЭС төзелешендә "Социалистик Татарстан" газетасының үз хәбәрчесе булып катнашудан алып, 1971 елда вафат буганга кадәр язучының гомере Зәй тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә Сөббух аганың 1953 нче елдан алып барган көндәлекләрен - Зәй шәһәренең бәяләп бетергесез үсеш елъязмасы дип атарга була. Шушы Сөббух Рафиков көндәлекләреннән өзекләр "Зәй офыклары"нда урын алдылар. Алар белән танышкач укучы үзен 30 - 35 еллар элекке чорга әйләнеп кайткан кебек хис итә.

Шулай ук, Аяз Гыйләжев турында мәкаләләр, аның белән әңгәмәләр, үзе язган балачак хатирәләре дә "Зәй офыклары"нда даими басылып тора. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗевнең үзе язган "Балачак сукмаклары". Ул монда балачагы, яшьлеге үткән Югары Баграж авылы турында истәлекләрен яза. Бу истәлекләр укучыларны авыл тормышы белән генә таныштырмый, ә булачак язучының туганда ук шигьри күңелле булуын ачыклап, аның тәрҗемәи хәле белән дә таныштырып үтә.

Туган якны өйрәнү буенча икенче мөһим чыганак булып В.С Малаховның "Зәй энциклопедиясе"һәм "Зәй тарихы буенча очерклар"ы тора.

В.С Малаховның "Зәй энциклопедиясе"ндә кушымталар белән, борынгы заманнан хәзерге вакытка кадәр булган, 400 дән артык аңлатма бирелгән. Әдәби туган якны өйрәнү буенча энциклопедиядә мәдәният әһелләренең тәрҗемәи хәле, әсәрләренең исемнәре бирелгән. Фактик материал ("Зәй энциклопедиясе" өчен) илнең төрле архивларыннан: Мәскәү, Ленинград, Өфә, Казан, Оренбург шәһәрләреннән җыелган.

Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк, бу мәгьлүматлар тулы түгел, ә кайберләре инде яңартуны сорыйлар.

Шулай итеп Зәй төбәген әдәби яктан яктыртуга җирле вакытлы матбугатта, жирле авторларның китаплары да ярдәмгә килә. Ләкин Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнүгә җирле авторлар гына түгел, ә күренекле галимнәребезнең дә эзләнүләре, гыйльми эшләре дә кушылса, бу тема тагын да тулыланып һәм өйрәнелеп, киң масса укучыларга җиткерелер иде.

^ Беренче бүлек

Зәй төбәгенә тарихи - мәдәни күзәтә

Шаулап ага Зәй сулары, кагып ярларга;

Матурлыгы Зәй ягының күчә җырларга.

Яшел җәе, алтын көзе, бәсле кышлары,

Күңелемдә Зәй каласы, яшьлек дусларым.

Флүн Разов.

Зәй... Кем бу сүзне беренче әйткән соң? Мөгаен, финно - угор группасыннан булган халык, елга буена килгәннәр дә, үзләренең алларында көмеш су күреп аваз салганнардыр: "Лей!" (елга). Яки бервакыт, җәй көне, эссе Урта Азиядән, ерак юл үтеп, төрки кабиләсе, таныш булмаган елганы күреп: "Сай! Сай!" (елга, елга) дип әйткәннәрдер.

Еллар үткән, ә елга аккан... Елга агуы белән елганың исеме дә үзгәргән - "Зәй" булып калган, ләкин ул барыбер "елга" дигәнне аңлаткан.

Томонимистлар да "Зәй" исеменең килеп чыгышын шулай аңлаталар.

Зәй - борынгы елга. Идел, Печора, Двина, Нева һәм башка төньяк елгалар һәм күлләр әле бер чакрымлы боз белән каткан булсалар, ә Зәй инде үзенең чиста суларын Камага койган.

Зәй шәһәре - Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель Указы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка , Бөгелде авылларын алды. Башта авыл, аннан соң эшчеләр поселогы, ә соңыннан яңа шәһәргә бирелгән Зәй исеменең үзенә бер тарихы, үз төсе, үз йөзе бар.

Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.

Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.

1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан - Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.

Октябрь революциясе зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. 1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет власте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә властьның крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора (4 большевик һәм 2 эсер). Зәйдә Совет властен урнаштыручы һәм беренче партия оешмасын төзүче И. Я. Горбунов була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана.

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш керттеләр. 20 - 30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша.

1930 елда Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Зәй халкы да илне сакларга басты. Фронтка киткән 11600 кешенең 4616 сы Ватан азатлыгы өчен үзләренең тормышларын бирде, шуларның 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, алар арасыннан Г. Ф.Ларионов, И.Майков Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булдылар.

Сугыш елларында Зәй районы хезмәт ияләре фронтка 3 миллион пот икмәк, 51 мең килограмм йон, 400 ат җибәргән, танк колоннасы төзү өчен 14 миллион 299 мең сум, самолетлар эскадрильясы төзүгә 3,5 миллион сум акча җыя.

Сугыштан соңгы чорда район тарихында зур борылыш башланды, күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле булды. 50 еллар башында Кама аръягында нефть чыгаруның үсүе электр энергиясенә булган ихтыяҗны арттырды. Татарстанның көньяк - көнчыгыш төбәгенә урнашкан Урыссу ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый иде, шунлыктан яңа җылылык электр станциясе төзү кирәклеге туды. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алынды.

Әйе, Зәй -ул энергетиклар шәһәре. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы “диңгез” каршы ала.

1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты эшкә кереште. ГРЭС гөзелә башлауны Зәй районы халкы зур күтәренкелек һәм киләчәккә зур өметләр баглап каршы алды.

Беренче төзүчеләргә бик зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Автомобиль юллары юк. Бөгелмә - Круглое Поле тимер юлы салынып кына килә иде. Төзүчеләргә Корчажка, Поручиково, Якты Күл, Чыбыклы, Бөгелде һәм башка тирә -як авылларында яшәргә туры килде. Төзелеш мәйданына алар шушы авылларда чокырлы - чакырлы юллар аша һәркөн эшкә ашыгалар. Күпләр юллар булмаудан, торак урыны житмәүдән канәгатьсезлек белдерде. Моны исәпкә алып төзелеш җитәкчелеге төп игьтибарны торак төзүгә бирә башлады. Төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 1959 ел ахырына Ленин урамының уңъягында әзер йортлар сафка басты.

1963 елда 200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла.

Зәйнең бүгенге йөзен ГРЭС, "КамАЗ - Автоагрегат"акционерлык җәмгыяте, шикәр, металл, тимер - бетон корылмалар заводлары, промышленность - төзү комбинаты кебек эре сәнәгать предприятиеләре билгели.

Автоагрегат заводы, ГРЭСтан кала, шәһәрнең йөзен билгеләүче, иң эре предприятиеләреннән берсе. Яңа Зәй бистәсендә "КамАЗ" автомобильәре өчен тәгәрмәчләр җитештерүче завод төзү турында карар 1970 елда кабул ителде. Завод үзенең төп продукциясен 1978 елда чыгара башлады. Бүгенге көндә завод киңәйгәннән - киңәя бара, яңа төр продукция эшләп чыгаруны үзләштерә. Болар -дистанцион идарә итү җиһазлары, "КамАЗ", "ЗИЛ", "ОКА", "МАЗ" һәм башка төр автомобильләр, трактор арбалары өчен тәгәрмәчләр.

Шәһәр азык промышленносте предприятиеләренең беренчесе - Зәй шикәр заводы. Завод файдалануга 1966 елның декабрендә тапшырылды ьәм төп продукция шикәр комы, патока һәм чөгендер түбе бирә башлады. Завод өчен чимал - шикәр чөгендере республиканың 80 хуҗалыгында үстерелә.

Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы - шәһәрнең иң яшь предприятиеләренең берсе. Заводның төп эшләп чыгарган продукциясе - җиләк- җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм суыткыч камералар.

Зәй леспромхозы 30 елларда оешты, ул республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Районның 26 процентын урманнар били. Бүгенге леспромхоз - югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция Венгриягә, Финляндиягә һәм Швециягә чыгарыла.

Районның 117,6 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 95 мең гектары - сөрү җире. Районда 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 195 фермер һәм крестьян хуҗалыклары бар. Хуҗалыклар икмәк, сөт, йон җитештерә, шикәр чөгендере үстерә. Күп кенә якташларыбыз хөкүмәт бүләкләре алдылар. Алар арасында 1984 елда СССР дәүләт премиясенә лаек булган Аксар авылы механизаторы Ф.Н.Миңнебаев, Социалистик Хезмәт каһарманы М.Н.Хөснетдинова, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, звено җитәкчесе М.Х.Гыйльфанов бар

Район биләмәсендә 84 авылны эченә алган 22 җирле үзидарә бар.

Шәһәр һәм районда 59 меңнән артык кеше яши, шул исәптән шәһәрдә 42500. Зәй - күпмилләтле район. Биредә уннан артык милләт вәкилләре яши.

Татарлар - 30 меңгә якын, урыслар - 20 мең, чувашлар -1 мең, башкортлар - 200, һәм башкалар.

Халык мәгарифендә, мәдәнияттә, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә сизелерлек үзгәрешләр бар.

Шәһәргә һәм районга медицина хезмәте үзәк район больницасы, ике участок һәм шәһәр больницалары тарафыннан күрсәтелә. Болардан тыш 31 фельдшерлык, 15 фельдшер - акушерлык пунктлары, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, 5 даруханә . санитария - эпидемиология станциясе эшли. Соңгы елларда шәһәрдә 160 урынлы терапия бүлеге, 15 эш урыны булган стоматология поликлиникасы, 110 урынлык шәһәр хастаханәсе, ике даруханә эшли башлады.

Зәй мәгариф челтәре бүген 56 мәктәп, бер мәктәп - гимназия,проф.тех.коледҗ балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәт.

1870 елда Зәй төбәгендә 18 мәчет һәм 11 чиркәү булган. Хәзер дингә ышанучылар соравы буенча 25 мәчет, 2 чиркәү ачылды. Мәчетләр һавага ашкан манаралары белән авылларга ямь өсти.

Мәдәният хезмәтен ГРЭСның "Энергетик" Мәдәният сарае, "Космос" яшьләр үзәге, 45 мәдәният йорты һәм клуб, С. Рәфиков исемендәге үзәк китапханә һәм аның утыз биш филиалы күрсәтә. 1985 елдан туган як тарихын өйрәнү музее эшли. Анда даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештырыла, очрашулар уздырыла. А. Черный, С. Цыганов, Г. Уразайкин, В. Наймушин, В. Хрулев кебек җирле рәссамнарның эшләре Зәйдә генә түгел, олы күргәзмәләрдә дә еш куела. А. Черный - Татарстан рәссамнар берлегенең әгьзасы.

Зәйдә "Новый Зай" һәм "Зәй офыклары" шәһәр - район газеталары чыга, җирле телевидение эшли.

Зәйлеләр төбәктә туып үскән күренкле җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият, сәнгать әһелләре белән хаклы рәвештә горурланалар. Кемнәр белән горурланабыз, матур мәгьнәсендә кемнәр белән мактана алабыз соң без - Зәй кешеләре?

Әйе, Зәй төбәгендә туфрак бик тә уңдырышлы; анда шагыйрь дә, язучы да, галим - академиклар да, атаклы көрәшчеләр, спортчылар да үсә тора. Якташыбыз шагыйрь Мөдәррис Әгъләм язганча: "Орлыгы да, аңа киткәч, түгел аның Бохарада!"

Әмма Зәйнең ике тугае бар - Зичә һәм Ирнә буе. Шул тугайлардан Зәй төбәгенең күп кенә күренекле шәхесләре дә чыккан. Алар арасында Бигеш авылында туып үскән, Татарстан Фәннәр Акдемиясе Президенты, филология фәннәре докторы, профессор Мансур Хәсәнов; Поручиково авылыннан техник фәннәр докторы, профессор Юрий Гортышев; Биш авылыннан Казан медицина академиясе ректоры, академик Марс Михайлов һ.б. бар.

Әдәбият галиме, педагог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры ,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе", "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты", "Халыкара ел кешесе" һ. б. - бу дәрәҗәләрнең һәм исемнәрнең барысы да бер үк затка - Хатыйп Миңнегуловка карый. Ул да Зәй төбәгенең Апач авылында туып үскән. Х.Миңнегуловның татар әдәбияты тарихы буенча язылган һәм бәһаләп бетергесез хезмәтләре бар. Тарих төпкелләренә төшәр өчен без якташыбыз, 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән Таҗетдин Ялчыгол исемле бөек галим калдырган тарихи китапларга тотынырга тиеш булачакбыз. Ул калдырган бихисап фәнни әсәрләр арасында исемнәре иң алда йөри торган "Рисаләи Газизә" белән "Тәварихы Болгария" исемле китаплар бәһаләп бетергесез кыйммәтле әсәрләрдән санала.

Зәйдән башка бер генә язучы чыкмаган булса да, бушлыкны шагыйрь Мөдәррис Әгьләм тутыра алган булыр иде. Ул Биш Субашы авылыннан. Мәктәптә укыган чакта ук аның шигырьләре зур матбугат битләрендә еш басылып торган. Беренче шигырьләреннән үк аны Хәсән Туфан белән Сибгать Хәкимнәр, шагыйрь буларак үз араларына кабул иттеләр, якладылар, күтәрделәр.

Зәй төбәгеннән Аяз Гыйләҗев тә чыккан. Якташыбызның мактаулы исемнәрен, алган бүләкләрен язсаң, язып, санасаң- санап бетереп булмас: Габдулла Тукай исемендәг Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы һәм башкалар.

Сөббух Рафиков та, Аяз Гыйләҗев кебек үк нахакка гаепләнеп, ватаныннан аерылып 20 ел кырыс котыпта яшәргә мәжбүр ителгән шәхес иде. Ул туган якларына кайткач, Зәй шәһәрендә яши.

Гурий Тавлин. Баграҗ авылыннан чыккан бу кеше сугышын да, төрмәсен дә күрде, сатлыкларны да күрде. Ләкин һаман сабыр булды. Исемнәр сорамады, ярдәм сорап түрәләр янында бөтерелмәде, юкса бит ул бөтен татар милләтенең олы язучысы. Аның репрессия заманы энциклопедиясенә торырлык соңгы "Афәт" романы гына да ни тора! Гурий Тавлинның архивында әле басылмаган биш романы калган. Керәшеннәр турында яза башлаган әсәре дә тәмамланмаган.Хакимият башлыгы карары белән Зәй шәһәренең бер урамы һәм бер мәктәбе аның исемен Йөртә. Кеше китте, эзе калды, күңелләрдә якты образы, моңы калды. Татар әдәбиятына Гурий Тавлин дигән моңсу бер сәхифә язылды.

Өлгер , җитез, тырыш, һәр эшкә һәвәс кеше хакында, гадәттә, "И - и - и, аның җитешмәгән җире юк!" диләр. Бу сүзләрне һичбер икеләнүсез, Түбән Олыҗы авылында туган Рабит Батуллага да әйтеп булыр иде. Ул язучы, драматург, әкиятче, режиссер, артист, театр училищесында - укытучы, пародист, мәзәкче һ. б. Болар -аның һөнәр - шөгыльләре.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Наил Дунаев -безнең төбәктән. Ул Әхмәт авылында дөньяга килгән. Ул атасы кебек умартачы булып та киткән булыр иде, ләкин аны театр сәхнәсе бөтереп үзенә алды. Хәзер инде ул - татарның яраткан актеры Наил Дунаев.

Дөньякүләм танылган якташыбыз, атаклы чаңгычы, дөнья чемпионы, Баграҗдан чыккан керәшен егете Федор Симашевны без аеруча искә алып узарга тиешбез. Ул зәйлеләрнең генә горурлыгы түгел, бөтен татар халкының милли горурлыгы.

Федор Симашев - XI Олимпия уеннарының Япониядәге Саппоро шһәрендә узган ярышларында икенче урынны яулап, көмеш приз алган каһарман, "СССР ның атказанган спорт мастеры" дигән дәрәҗә яулаган якташыбыз. Атаклы якташыбыз рухына Зәй ягындагы мәктәпкә, Зәй каласының бер урамына Федор Симашев исеме бирелде. Аның исеменә багышлап, ел саен Зәйдә чаңгы һәм башка төр спорт ярышлары уздырыла.

Зәй төбәге, уены - чыны белән, керәшен ватаны, дип атала. Шуңа күрәдер дә, керәшен халык авыз иҗатының алмаздай байлыгы Зәй ягында мулырак тупланган. Аны сакларга, йолаларны дәвам итергә кирәк. Бу мәсьәләдә олы эш башкаручы Зәй төбәгенең Сәвәләй авылында оешкан ансамбль турында әйтеп үтәсе килә. Ул ансамбльнең җырларын чит илдән, Швециядән килеп язып алып киттеләр. һәм яңгыраттылар. Ләкин аларны Швециядән генә түгел, үзебезнең киностудиядән, телестудиядән дә килеп тасмага, кинога төшереп алып калсыннар иде.

Шулай. Зәй төбәге әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бай. Ә без, Зәй халкы, аларны тарихта калдырырлык итеп фильмнар төшерелер, китаплар язылыр, альбомнар чыгарылыр дип көтеп калабыз.

^ Икенче бүлек

Якташ әдипләребез
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   12



Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib3.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Лекции
Доклады
Справочники
Сценарии
Рефераты
Курсовые работы
Программы
Методички
Документы

опубликовать

Документы